Сишәмбе көнне Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы булып китте.
Эшлекле визит барышында ул район башлыгы Марат Җаббаров белән очрашты һәм Карлы авылында төзелеп килүче "Буа"сәнәгать паркын карады. Аннары биредә киңәшмә булды, анда сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов объектны төзүнең барышы турында җентекләп сөйләде һәм якын арада биредә үз эшчәнлеген башларга планлаштыручы резидентлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров ярдәме белән мөмкин булды. Биредә, 26,4 га мәйданда тулы цикл җитештерүләрен урнаштыру планлаштырыла-бу безнең район өчен 766 яңа эш урыны.
Буа районында сәнәгать паркы-җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен идеаль мәйданчык.
Бизнесменнарга арендага бөтен инженер инфраструктурасы булган мәйданнар биреләчәк, шул ук вакытта аренда түләве алынмаячак. Алга таба, әгәр эшмәкәр җитештерүне киңәйтсә һәм корылмалар төзсә, аның бу мәйданны сатып алу өчен өстенлекле мөмкинлек барлыкка киләчәк. Сәнәгать паркында икътисадның төрле тармакларыннан предприятиеләр урнашачак, бу сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә. Бүген резидентларны җәлеп итү һәм аларга дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру буенча актив эш алып барыла.
Хәзерге вакытта төзүчеләр инфраструктура булдыру белән мәшгуль. Газүткәргеч салынган инде, электр белән тәэмин итү челтәре файдалануга тапшырылган, су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү тәмамланып килә һәм керү юллары өлешчә төзеләчәк. Инфраструктура төзелешен 2020 елда тәмамлау планлаштырыла., резидентлар белән тутыру проекты 2026 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
Рөстәм Рәфкать улы төзелеш эшләренең барышын уңай бәяләде, буалыларга төзелешнең беренче этабын уңышлы тәмамлауларын һәм икенче этапка керешүләрен теләде.