Буа районына Татарстан Республикасы икътисад министры килде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев Буа муниципаль районында булды. Аны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров каршы алды.

Карлы авылында "Буа" сәнәгать паркында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, сәнәгать паркы генераль директоры Рөстәм Гайнуллов, Икътисад министрлыгы, ТР ГИСУ вәкилләре, подрядчы оешма җитәкчеләре, проектчылар, резидентлар, ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Икътисад министрына сәнәгать паркын төзү барышы турында сөйләделәр, шулай ук ул якын арада биредә үз производстволарын урнаштырачак резидентлар белән аралашты.

Шуннан соң Фәрит Солтан улы район башлыгы озатуында шәхси эшмәкәр Ләлә Шәрәфетдинова һәм «Аква Августэ» ҖЧҖ производствосында булды.

Эшмәкәрләр министрга үз бизнесы турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International