Игътибар! Мессенджерларда ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Барлык социаль челтәрләр буенча да зур тизлек белән 1957 — 1966 елгы барлык хатын — кызларның да бер тапкыр түләнә торган акча алу хокукына ия булуы турында мәгълүмат таратыла, чөнки алар тупланма пенсиягә акча күчергәннәр, бары тик ашыгыч рәвештә Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү.

Пенсия тупланмаларының шәхси счетта булуын Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында тикшерергә була.

Игътибар итегез, пенсия тупланмаларының акчалары формалаша:

- 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк хезмәткәрләрнең (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр күчерелә);

- 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар арасында (пенсиянең тупланма өлешенә иминият кертемнәре 2002-2004 елларда күчерелгән).

- пенсия тупланмаларын формалаштыруны дәүләт финанславы программасында катнашучыларда. Финанслау программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәрге чорда сез гариза бирдегез һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взнос керттегез - сез Программада катнашасыз.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә 3-56-84 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International