Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Комиссия тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәрнамәләрне урнаштыру, 2019 елның гыйнвар-май айларында Буа районында алкогольле продукция базарының торышы, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә, шулай ук 2019 елның 5 аенда хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә ачыкланган бозулар турында мәсьәләләр каралды. «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзерының ваклап сату челтәренә заявкалар һәм сәүдә челтәрләре мониторингы нигезендә алкогольле продукция китерүнең үтәлеше турындагы доклады тыңланды; Әлши, Зур Фролово, Югары Лашчы авыл җирлекләре башлыклары алкоголь базарындагы вәзгыять һәм республика күләмендә җитештерелгән аракы сату буенча план биремен үтәү турында сөйләделәр.