Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм профилактикасы буенча киңәшмә узды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Гафиятуллин Марс Рәшид улы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә балигъ булмаганнарның деструктив берләшмәләрдә, нигездә, Интернет социаль челтәрләрендә катнашуына кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды. Шулай ук скулшутинг кебек күренешләргә каршы көрәш һәм аның сәбәпләре турында да әйтелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә, Буа муниципаль районының "Форпост – хокук тәртибе" һәм башка җаваплы башкаручыларга тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International