Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 июньдә 10.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Ефремов ур., 133 адресы буенча урнашкан ресурс үзәгендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Буа районы эшкуарларын семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшмәкәр үз компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен күтәрә алачак. Катнашу өчен вакытыгызның нибары 2 минутын сарыф итәргә һәм сез сайлаган семинарга язылырга кирәк. Семинарлар темаларын сез сайтта карый аласыз: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1005504/ . Барлык сораулар буенча электрон почтага языгыз: mail@fpprt.ru яисә вәкил Фәхретдинова Әлфия Илдус кызына шалтыратыгыз - 89600527398.