6 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Стратонова Мария Васильевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Васильевна - тыл хезмәтчәне, сугышта катнашкан, II группа сугыш инвалиды, сугышта катнашучының тол хатыны.
Аны истәлекле дата белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, социаль яклау вәкилләре котлады.
Юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, чәчәкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Э. Я. Вафин исеменнән котлау хатлары тапшырдылар.