Буа районында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген Буа муниципаль районы Советы утырышы залында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Районда наркоманияне профилактикалау белән бәйле күп  мәсьәләләр тикшерелде. Комиссия утырышы барышында Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева катнашучыларны каникул чорында үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре, балигъ булмаганнар арасында законсыз рәвештә наркотиклар куллану һәм тарату фактларын ачыклау, ял оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны наркоманиягә каршы профилактика буенча эш барышы белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе  Олег Панцырев Буа шәһәре территориясендә баннер җайланмасын наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән финанслау турында хисап тотты. Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин уку йортларында уздырылган наркотикларның начар йогынтысы турында видеороликлар күрсәтү турында сөйләде. "Буа районы мәгариф идарәсе" начальнигы урынбасары Наталья Македонская наркотикларга каршы комиссиянең 2018 елда башкарылган эше, укучыларга профилактик медицина тикшерүләре үткәрү турында сөйләде. "Буа районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" җитәкчесе Евгений Илюшин җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрне физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар булдыру турында сөйләде. Полиция начальнигы урынбасары Динарис Сәмәрханов оператив эш буенча «МАК» оператив-профилактик операциясен үткәрү буенча әзерлек эшләре барышы турында мәгълүмат бирде.

Чара ахырында Марат Азат улы комиссия әгъзаларына профилактик эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International