Террорчылыкка каршы комиссия эше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе эше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Утырыш барышында катнашучылар мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләрен Интернет челтәрендә укучылар арасында «Вконтакте» социаль челтәрендәге деструктив төркемнәр имзаларын куючыларны ачыклау, закон бозу, шәһәр һәм район мәчетләрендә чит кешеләрнең барлыкка килүен күзәтү һәм туктату, тыелган интернет-сайтларны блоклауны контрольдә тоту, шулай ук терроризмга каршы тренировкаларда катнашу формасындагы оператив төркем белән хезмәттәшлекне оештыру ысуллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International