Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа районы Иҗтимагый советының уртак утырышы узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа муниципаль районының Иҗтимагый советының уртак утырышы узды.

РФ Тикшерү Комитетының  Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Илнур Сабирҗанов катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалыкта, җирдән файдалану, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау эшен активлаштыру турында мәгълүмат бирде.

Буа районы Советы Аппаратының юридик бүлеге баш белгече Айгөл Усманова Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җирле үзидарә органнарына керә торган мөнәсәбәт актларына анализ ясады.

Буа районы Советының юридик бүлеге җитәкчесе Алмаз Сафин муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза әзерләү һәм үткәрү сыйфаты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Буа районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече Гөлия Ибраһимова муниципаль хезмәт турындагы законнарның 2018 елда бирелгән керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны вакытында һәм дөрес итеп күрсәтү өлешендә үтәлеше турында сөйләде.

Буа районы территориясендә милләтара татулык турында "Татмедиа" филиалы директоры "Байрак" газетасы редакциясе баш мөхәррире Гакил Камалетдинов сөйләде.

Шулай ук Буа районы территориясендә балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International