Яшьләр көне белән!

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!

Яшьлек-һәр кеше тормышында матур чор.  Бу иҗат, максатчанлык һәм кыюлык, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты.

Нәкъ менә сез – укучылар, эшләүче яшьләр иртәгә безнең район, республикабыз һәм илебез үсеше, демократик җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен җаваплылык тоясыз. Сез өлкән буын тарафыннан булдырылган уңай тәҗрибәне лаеклы үстерерсез дип ышанам.

Бүген без район тормышында актив катнашучы талантлы яшьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз, укуда, иҗади эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәтә, иң дәрәҗәле ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүләр яулый. Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга барыгыз!

Чын күңелдән сезгә иң кыю проектларны һәм планнарны тизрәк тормышка ашыруыгызны телим. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!

Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International