Кичә Буа шәһәренең Яшьләр паркында Яшьләр көненә багышланган тантаналы чара узды

2019 елның 28 июне, җомга

Яшьләр көненә багышланган чара кичә Буа шәһәренең Яшьләр паркында узды.

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, яшьләргә үсеш, илһам, куелган максатларга ирешүләрен теләде һәм Буа районында спортны үстерүгә керткән өлешләре һәм республика ярышларында югары күрсәткечләре өчен активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Казан шәһәреннән килгән "Weekend" төркеме безнең яшьләргә концерт программасы бүләк итте. Яшь буалылар өчен бәйгеләр, уеннар, спорт ярышлары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International