2019 елның 26 июлендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Буа муниципаль районы гражданнарын күчмә кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итүдә социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек органнары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре катнашачак.
Алдан язылу өчен телефон: (84374) 3-40-34.