Чәршәмбе көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. 201 укучы кулларына аттестат алып, олы тормыш юлына аяк басты.
Шәһәрнең үзәк паркындагы тантанага чыгарылышлар-ның барысы да җыелды. Әти-әниләренең, укыту-чыларының, якыннары-дусларының, көчле алкышлары астында көяз леди-джентльменнар мәйдан түренә узды. Йөзләре елмаюлы, яшьлек дәрте уйнап торган иртәгәге студентларны беренче булып муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров тәбрикләде.
– Алда сезне тормышыгызның яңа этабы көтә. Сезгә укытучыларыгыз биргән белемнәрне файдаланып, аларны тагын да ишәйтеп, илгә-көнгә кирәкле белгечләр булып җитешүегезне телим. Туган җирегезне, мәктәбегезне онытмагыз, очрашуларга кайтыгыз. Уңышлар сезгә! – диде ул. Аннан район башлыгы 32 чыгарылышка “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләре, районның мәдәни тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәктәпләр арасында бу уңайдан сәхнә түренә иң күбе 2 номерлы лицей чыгарылышлары чыкты. Алар исәбендә 8 медаль. Бүләкләүләр алга таба дәвам итте. Бәйрәм “гаеплеләренә” иң изге теләкләрен җиткереп, тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков унбер ел дәвамында иҗатта, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкән, актив булган чыгарылышларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Аннан кичәнең иң матур мизгелләре җитте – чыгарылышлар вальс әйләнделәр, мәктәп турында җыр башкардылар. Аның белән хушлашу символы буларак һавага күгәрченнәр очырдылар. Ул-кызларына теләкләрен шигырьләр аша әти-әниләр дә җиткерделәр. Соңыннан барысы бергә флеш-моб биеделәр.