Буада хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген, 1 июльдә, Россиядә истәлекле дата-хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Аны Әфганстанда, Чечняда, Белоруссиядә, Молдавия, Әзербайҗанда, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Бу дата алар – безнең белән янәшә яшәүче ветераннарга һәм инде исән калганнарны искә алу көне.

Бу вакыйга уңаеннан Буа шәһәренең үзәк мәйданында Буа районының сугыш хәрәкәтләре ветераннары җыелды. Чарада катнашучыларны Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Ринат Хәсәнов котлады.

Җыелучылар сугыш урынында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. ⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International