Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Шушы көннәрдә аларда эшче һөнәрләргә мәхәббәт уяту максатында фермер Сәйдәш Мусин хуҗалыгы машина-трактор паркына сәяхәт оештырдылар.
Иген игүдә әтисенең уң кулы Ильяс экскурсиягә килгән балаларны җир эшкәртәдә, чәчүдә, урып-җыюда, кыскасы, иртә яздан кара көзгәчә кырда эшләүче техника белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы машиналары зур кызыксыну уятты. Алар трактор-комбайннарның рулен дә борып карадылар. Сәяхәт башында полицейский, коткаручы булырга теләгән малайлар ахырда фикерләрен үзгәрттеләр. Мәдәният йорты директоры Хөрия апалары Җиһаншинаның “Үскәч кем буласыз?” дигән соравына бертавыштан: “Тракторчы, комбайнчы”, дип җавап кайтардылар.