Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләр хуҗаларына таләпләр

2019 елның 5 июле, җомга

Авыл хуҗалыгы  билгеләнүендәге җирләр хуҗалары һәм алардан файдаланучылар мәҗбүри закон таләпләрен белергә бурычлы.

Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Мондый җирләрне рөхсәт ителгән авыл хуҗалыгы җитештерүен яисә авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеге белән бәйле башка җитештерү алып бару өчен генә кулланырга, агач-куаклар, чүп үләннәре басып китүгә юл куймаска, җирләр мелиорациясенең ирешелгән дәрәҗәсен сакларга, җирләрне су һәм җил эрозиясеннән, су басудан, сазлыкка әверелүдән, кибүдән, тыгызланудан саклау буенча чаралар үткәрергә, туфракның химик матдәләр, микроорганизмнар һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрануны булдырмаска, пестицидлар кулланганда туфракта аларның һәм файдаланылган препаратларның куркыныч компонентларының калдык күләмен контрольләргә, җирләрне деградацияләүгә, бозуга, юк итүгә юл куймаска, күпьеллык утыртмаларны карау һәм урып-җыю эшләрен башкарырга, җирләрне кабат торгызу чараларын үткәрергә кирәк. Төрле сәбәпләр белән мохиткә зыян салган юридик һәм физик затлар аны закон кысаларында тулысынча кайтарырга тиешләр. Ә туфракның уңдырышлы катламын үзбуйлап алу һәм күчерү, җирне чүплеккә әверелдерү, агач-куаклар, чүп үләннәре басуга, химик зарарлануга юл кую тыела һәм моның өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International