Агрофирма районда, республикада гына түгел, илдә дә лидерлар арасында.
Ул 2018 елда Россиянең иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыгы дип табылды һәм Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, " Авангард"та узган ел шикәр чөгендере 1500 гектар мәйданда үстерелгән, һәр гектардан уртача 500 центнерга якын уңыш алынган. Быел да бу кыйммәтле культураның мәйданын киметмәделәр һәм тагын да зуррак уңыш алу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Берничә тапкыр рәт арасын эшкәрттеләр, минераль ашламалар керттеләр, чөгендер җыю комплексларын ремонтладылар.