Торак комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2019 елның 6 июле, шимбә

Буа муниципаль районы Башкарма комитетында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә торак комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр тыңланды: торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу турында гаризаларны карау; авыл җирендә яшәүче кайбер гражданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак шартларын яхшырту чараларында катнашучылар арасыннан төшереп калдыру; торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торучы кайбер гражданнарга сертификат алу хокукын танудан баш тарту, шулай ук кайбер гражданнарны «Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт йөкләмәләрен үтәү төп чарада катнашучылар составына кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International