"Гармония"үзәге «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган чара үткәрде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

 

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Чүпрәле муниципаль районының социаль приют «Теплый дом» белгечләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган  уртак чара уздырдылар.

Чара, актлар залында үтте, тамашачылар булып балаларның әти-әниләре чакырылган иде. Балалар гаилә кыйммәтләренә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Белгечләр, 13 гасырдан бирле гаилә берлеге никахы үрнәге булып саналган Петр һәм Феврония турында,   тамашачыга мультипликацион фильм карау оештырдылар.

Бу чара гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, гаиләне мәхәббәт чыганагы буларак аңлау, хөрмәт, толерантлык, гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International