Пенсионерларның алмагач бакчасы

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Узган көз Боерган авыл җирлеге каршында эшләп килүче беренчел ветеран оешмасы әгъзалары ташландык җир участогыннан алма бакчасы ясадылар. Киләчәктә бу урынны алар авыл халкының ял итү урынына әверелдермәкчеләр.

Беренчел ветеран оешмасы рәисе Нина Малышева әйтүенчә, алмагач үсентеләрен сатып алырга шушы авылның элеккеге колхоз рәисе Фәнил Шәйхаттаров булышкан.

– Безнең оешмада 11 актив әгъза бар. Алар барысы да үзләреннән соң авылдашларга, яшь буынга истәлек итеп алма бакчасын калдырырга теләделәр, - диде ул.

Шулай итеп, янгыннан соң янкорылмалары гына калган элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындагы участокны чистартып, 20 алмагач утырталар. Кышка кадәр су сибеп карап торганнар. Беррәттән пенсионер бабайлар бакчаның кырыйларын койма белән тотып алалар. Аларга бу эштә “Заря” агрофирмасы ярдәм иткән.

Быел язын ветераннарны күңелсез сюрприз көткән: алмагачларны куяннар кимергән, бары 7 төп кенә исән калган.

– Күргәч, барыбызга да кыен булды. Күпме хезмәт куйдык. Куян зыян салган алмагачларны дәваларга тырыштык – кәүсәләрнең кимерелгән урыннарына кибеттән сатып алган махсус препаратлар, балчык сөрттек, тик файдасыз, - дип әрнеп сөйләде Нина Андреевна.

Тик үҗәт пенсионерлар барыбер алма бакчасын булдырабыз, диләр. Көзгә тагын үсентеләр утыртачаклар. Иганәчеләр булышмаса, пенсия акчасыннан булса да берәр төп сатып алып утыртырга ниятлиләр. Тора-бара бакча уртасына беседка ясап куюны да планлаштырганнар.

– Быел утыртачак алмагачларны куяннардан ничек сакларга кирәклеген беләбез, өйрәттеләр. Кәүсәләренә тыгыз иттереп яшелчә сеткасы чорнап калдырырга кирәк икән, - диде ветераннар рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International