"Галактика балалары" палаткалы лагерьның икенче сменасы тәмамланды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан ел саен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы балигъ булмаганнар, аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән булган балалар өчен «Галактика балалары» лагереның республика сменасы үткәрелә.

2019 елда балалар ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 2019 елның 4 июльдән 10 июльгә кадәр әлеге категория гаиләләреннән Чүпрәле муниципаль районында урнашкан «Галактика балалары» палаткалы лагерьның сменасына 19 бала җибәрелде. Лагерь программасында наркомания, тәмәке тарту һәм җинаятьчелек кебек проблемаларны кисәтү буенча уен формасында тематик дәресләр каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International