Район хуҗалыкларында малларга азык әзерләү дәвам итә. Хәзер эш берьеллык үлән басуларында бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида-рәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 июльгә берьеллык үләннәр 1395 гектарда урдырылган. “Заря” агрофирмасында, “Коммуна” җәмгыятендә күпьеллык үләннең икенче катын чабарга да керешкәннәр. Кышлату өчен барлыгы 6541 тонна печән төр-гәкләнгән, 59250 тонна сенаж базланган. Бу ихтыяҗның шул чагыштырмада 45 һәм 69 процентын тәшкил итә. Һәр шартлы баш терлеккә 12 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.