Эшмәкәрлек буенча Совет Буада эшмәкәрләр белән бергә бизнес-активлыгын арттыру буенча стратегик сессия уздырачак

2019 елның 13 июле, шимбә

Сишәмбе көнне, 16 июльдә Буада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында стратегик сессия узачак. Сессиядә шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, бизнес вәкилләре һәм эшкуар-остазлар катнашачак.

Стратегик сессия барышында катнашучылар Буа районында эшлекле активлыкны арттыру һәм эшлекле климатны яхшырту буенча кыска вакытлы чаралар планын эшлиләр. Катнашучылар районда бизнесның төрле өлкәләрендәге проблемаларга анализ ясаячаклар: сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы, транспорт, һ.б. Проблемаларны анализлаганнан соң сессиядә катнашучылар карарлар проектларын формалаштыралар – бергәләп районда бизнес өчен киртәләрне киметү өчен нәрсә эшләргә мөмкинлекне уйлап табачаклар.

Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча киләсе 12 ай эчендә гамәлгә ашырылачак «юл картасы» эшләнәчәк. Юл картасы нигезенә эшмәкәрләр формалаштырган проблемалар һәм чишелешләр ята. "Юл картасы" - районда хезмәт активлыгын арттыру өчен район җитәкчелеге тарафыннан якын арада күрелгән конкрет чаралар исемлеге.

Сессия 10: 00 сәгатьтә Буа шәһәренең мәдәният йортында,  Люксембург ур., 157 йорт адресы буенча узачак.

Мәгълүмат өчен.
Буада стратегик сессия муниципаль районнарда эшлекле активлыкка идарә итү буенча республика системасын гамәлгә кертү кысаларында узачак. Әлеге системаны гамәлгә кертү проектын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы гамәлгә ашыра.  Проект 15 муниципаль берәмлектә сынау режимында эшли башлады: Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Чистай муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә.

Проектны гамәлгә ашыру максаты-Татарстан Республикасы муниципалитетларында бизнес-активлыкны арттыру һәм эшлекле климатны яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International