Декларация кампаниясе тәмамлануына санаулы көннәр калып бара

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе декларация кампаниясе тәмамлануына санаулы көннәр калуын искәртә.
2018 елда физик затлар кеременә салым буенча 3 НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар үз исәпләре урыны буенча салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.

Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:
- милектә минималь яшәү срогы ким булган фатирны сатучылар, 
• - башка милекне, шул исәптән 3 елдан да ким булган машинаны сатучылар,
- кыйммәтле кәгазьләрне сатучылар,
• - якын туганнарыннан түгел кыйммәтле бүләкләр кабул итучеләр;
- лотереяда откан кешеләр;
- милекне арендага биргән гражданнар;
• - яки чит ил чыганакларыннан табыш алган кешеләр.

Салым декларациясе салым органына шәхсән яисә вәкил аша тапшырылырга мөмкин, "салым түләүченең шәхси кабинеты" интерактив сервисы аша электрон формада тапшырыла, яки кертемнәр исемлеге белән почта аша җибәрелә ала.
2017 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. Сервис ярдәмендә онлайн НДФЛ буенча салым декларациясен интерактив режимда тутыру мөмкинлеге бар. Электрон имза белән имзаланган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын күзәтеп бару уңайлы була.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре узачак: 
2018 елның 25 апрелендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
 2018 елның 26 апрелендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
Бу көннәрдә һәр граждан декларация тапшырырга, аны тутыру тәртибе турында консультация алырга, программа ярдәмендә декларация тутыруда ярдәм ала яки шәхси кабинет аша белешә, салым хезмәтенең электрон сервислары белән таныша, бурычлар яки өстәмә түләү турында мәгълүмат ала, салым салу буенча теләсә нинди сораулар бирә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International