Шушы көннәрдә, 14 июль көнне Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды. Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, исәптә торучы гаиләләрдә ата-аналар бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.
Соңгы рейд барышында 8 гаиләгә бардылар. Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм балалар тәрбияләүгә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан ата-аналарны 2019 елдан 2024 елга кадәр Россиядә төп милли проектларның берсе «Демография» белән таныштырдылар, аның кысаларында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты гамәлгә ашырыла. Ике гаиләгә авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча консультация бирелде, бер гаиләгә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре аша балалар пособиеләрен рәсмиләштерү буенча ярдәм күрсәтелде.
Рейд вакытында белгечләр профилактик юнәлештәге әңгәмәләр үткәрделәр: торакның санитар торышы, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләргә кирәклеге турында. 35 яшькә кадәрге яшь ата-аналарга гаиләләргә бала туганда финанс ярдәме күрсәтү чаралары турында буклетлар таратылды. Чара кысаларында ПДН инспекторы балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык турында хокукый консультация үткәрде.