Суд карарын вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә,
бу карар белән субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли,
шулай ук расланган юридик бурычларның үтәлешен дә билгели.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкиленә
суд эшләрен башкару мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июлендә
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкиле һәм
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең вәкиле белән бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).