Буада бизнес-активлыгын арттыру һәм эшлекле климатны яхшырту буенча стратегик сессия узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Буада Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова катнашында стратегик сессия узды. Сессия Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы тарафыннан оештырылды. Очрашуда шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә, бизнес вәкилләре һәм эшкуар-остазлар катнашты.

Чара фикер алышу һәм идеяләр генерациясе форматында узды. Алар төркемнәргә бүленде, биш тематик түгәрәк өстәл артында районда бизнесның төрле өлкәләрендәге проблемаларга анализ ясалды: сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы, транспорт, һ.б.Шуннан соң районда бизнес өчен киртәләрне киметү өчен нәрсә эшләргә буланын бергәләп уйладылар.

Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча район хакимияте Совет экспертлары ярдәмендә киләсе 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылачак "Юл картасы "  эшләнәчәк. Юл картасының нигезе булып безнең районда бизнес-активлыкны күтәрү һәм эшлекле климатны яхшырту буенча эшмәкәрләр инициативасы һәм тәкъдимнәре булачак. Киләсе ел дәвамында конкрет хәлләрне хәл итү өчен эшкуарларның хакимият органнары белән берлектә гамәлләре, конкрет адымнар ясалачак.

Буада стратегик сессия муниципаль районнарда эшлекле активлыкка идарә итү буенча республика системасын гамәлгә кертү кысаларында узды. Әлеге системаны гамәлгә кертү проектын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы гамәлгә ашыра, һәм ул пилот режимында 15 муниципаль берәмлектә эшли: Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Чистай муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International