Социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен субсидияләр бирүгә конкурс игълан ителде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 15 июленнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска заявкалар кабул ителә.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: граждан җәмгыяте институтларын һәм граждан инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру.
Кушымта документлары белән гаризалар 2019 елның 23 августына кадәр кабул ителәчәк. Коммерцияле булмаган һәр оешма проект белән бер генә гариза бирә ала, аны гамәлгә ашыру вакыты 12 айдан артмый.
Документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. 
Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85; 524-91-28.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International