Район башкарма комитеты җитәкчесе РФ Оборона министрлыгының "Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен " медале белән бүләкләнде.

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин рәислегендә Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе язгы чакырылыш эшчәнлегенә йомгак ясады. Киңәшмәдә шулай ук  республика районнарыннан башкарма комитет җитәкчеләре, хәрби комиссарлар катнашты. Чара кысаларында агымдагы елда контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлап алу барышы, Татарстан Республикасы ДОСААФ белем бирү оешмаларында 2018/2019 уку елының беренче агымында хәрби-учет белгечлекләре буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча заданиенең үтәлеше турында мәсьәләләр каралды.

Комиссия утырышы иң яхшы җитәкчеләрне бүләкләү белән тәмамланды, алар арасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов та бар иде. Ранис Рафис улы Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен " медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International