Ялга-бурычсыз!

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Җәй күптән көтелгән ял вакыты. Дөньяның матурлыгын сез ничек күзәтәрсез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек -сез сайланган илдә, яки салымнарда экономияләп – телевизордан, йә интернеттан.
     Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.

Салым органнары татарстанлыларга салым буенча бурычларны алдан ук аныкларга һәм түләргә тәкъдим итә. Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»интерактив сервисыннан файдаланып, өйдән чыкмыйча гына моны эшләү җиңел. Сервис шулай ук 30 партнер-банк аша бурычны онлайн-режимда түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырырга ярдәм итәчәк.

Хөрмәтле гражданнар! Салым түләүне кичектермәгез, чөнки түләү вакытында түләнмәгән һәр көне с саен пенялар исәпләнә.

Бурычларыгызга сезнең  ялыгызны бозарга бирмәгәз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International