"Буа" сәнәгать паркы территориясендә күчмә киңәшмә узды

2019 елның 19 июле, җомга

Буа шәһәренең сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов "Буа" сәнәгать паркы территориясендә генподрядчы, проектантлар, технологик җиһазлар белән тәэмин итүче вәкилләр катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә төзелешнең беренче этабын тәмамлау турында фикер алыштылар, аннары "Стройсервис" подрядчы оешмасына канализация челтәрен төзү, юл төзелешен дәвам итү керә торган икенче этапка керешергә старт бирелде.

Бүгенге көндә Буа сәнәгать паркында электр белән тәэмин итү челтәре эксплуатацияләүгә тулысынча әзер, газ белән тәэмин итү челтәрләре буенча Ростехнадзорга документлар тапшыру тәмамланып килә (әзерлек 100%), шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен файдалануга тапшыру тәмамланып килә. Бу эшләрнең барысы да проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы кысаларында башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International