“Буа-Алан”га керњ капкасы янында VI Халыкара фольклор фестивалендђ катнашучы Џиндстанныћ, Тљркиянећ, Колумбиянећ, Хорватиянећ џђм Татарстанныћ “Кристалл” балалар халык бию тљркемнђрен буалылар чђк-чђк, бавырсак џђм башка татар, чуаш, рус милли ризыклары, ќыр-биюлђре белђн каршы алдылар. Кунаклар њзлђре дђ биюлђргђ рђхђтлђнеп кушылдылар. Њзђк мђйданга бару юлында џђр авыл ќирлеге корган кечкенђ љйчеклђрдђ тукталып та тђм-томнар белђн сыйландылар. “Осталар шђџђре” књргђзмђсендђ кђрќин њрњ, балчыктан ђйбер ясау, агачка чокып рђсем тљшерњ, башка књп тљрле кул эшлђре, танылган рђссамнарыбыз, балалар иќаты, милли музыка кораллары, татар љендђ милли йолалар, уеннар белђн таныштылар, кђрђзле балдан авыз иттелђр, чалгы белђн печђн чабып карадылар, районда быел терлекчелек елы булуы турында, Буа энциклопедиясе чыгарылуы турында белделђр. Норлаттан Илгиз Гыйниятуллинныћ линейкадан ясаган мђчетлђре књћеллђренђ хуш килде. Бергђлђп фотога тљштелђр. Тљркиядђн кил-гђн бию тљркеме ќитђкчесе Ялчын Яћа Чђчкаптан Рђис Нђгыймуллиннан гармун, баян турында сорашты. “Бездђ аккордеон бар, гармун юк”, - диде ул (монысы тђрќемђчесез дђ аћлашылды) џђм аны кайдан сатып алып булуы белђн кызыксынды. Араларында Р. Нђгыймуллин њзе ясаган курайда уйнап караучылар да табылды. Тљркиялелђр “Буа моћнары” дискын да сатып алдылар. Колумбияле 11 сыйныф укучысы Улиананыћ ђтисе бию тљркеме директоры, бертуган абыйсы да биюче икђн. Ул Татарстанны, Буаны бик ошатуын ђйтте.
Аннары тамаша њзђк мђйданга књчте. Кљчле кул чабулар астында њз иллђренећ ђлђмнђрен књтђреп, милли киемнђрдђн Џиндстан, Тљркия, Хорватия, Колумбия, Казан кунаклары мђйдан ђйлђнделђр. Театрлаштырылган тамаша “Мин яратам сине, Татарстан” ќыры белђн тљгђллђнде. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Ђбњзђров халыкны бђйрђм белђн тђбрик итте.
– Шђџђребезгђ 232, район оешуга 82 ел тулу, Республика бђйрђме, VI Халык-ара яшьлђр-фольклор фестивале бергђ туры килде. Миллђтара татулык, гражданлык ќђмгыятенећ югары дђрђќђдђ њсеше, њзара хезмђттђшлек – республикабыздагы иќтимагый тормышныћ мљџим чагылышлары. Районыбызда тљрле миллђт вђкиллђре њзара дус, тату яшилђр. Џђр миллђтнећ њз телен, традициялђрен, милли гореф-гадђтлђрен саклауга зур игътибар бирелђ. Бњгенге кунакларга бик шатбыз. Аралашу икътисади хезмђттђшлеккђ, миллђтлђр арасында тотрыклы, дустанђ мљнђсђ-бђтлђр урнаштыруга юл ача, - диде ул. ТР Дђњлђт Советы депутаты Шакир Яџудин бђйрђм ућаеннан телђклђрен ирештереп, “Тахаръял” агрофирмасы директоры Радик Гыйсмђтовка “Татарстан Республикасыныћ атказанган авыл хуќалыгы хезмђткђре”, район кулланучылар ќђмгыяте рђисе Илдар Камаловка “Татарстан Республикасыныћ хезмђт књрсђтњ љлкђсенећ атказанган хезмђткђре” дигђн Мактау-лы исемнђр бирелњ ућаеннан таныклыклар, “ПМК-6” ќђмгыяте директоры Петр Бызовка ТР Премьер-министры И. Халиков исеменнђн Рђхмђт хаты тапшырды. ТР Мђдђният министры урынбасары Ирада Ђюпова буалыларны њзе џђм министр Айрат Сибгатуллин исеменнђн бђйрђм белђн тђбрик итеп, кунаклар белђн таныштырып њтте. Татарстанга 15 илдђн 300 кеше килгђн. Алар Кырлай авылындагы паркны караганнар, шагыйрь Г. Тукайныћ тормыш юлы аларда зур кызыксыну тудырган. Ђ бњген исђ кунакларны Буа белђн бергђ Саба, Чистай районнары да кабул итђ.
Аннары мђйданда милли спорт уеннары башланып китте. Анда кунаклар да катнашты. “Буа-Алан”да њзђк мђйданга њтњ юлында ике яклап кул эшлђре књргђзмђсе оештырылган иде. Алар арасында чђчђклђрдђн ясалган картиналар кунакларныћ игътибарын ќђлеп итте. Лицей-интернат осталары кулыннан њткђн “Болгар-2012 ел” картинасы беренче урынга лаек булды. 2 номерлы лицейныћ чђчђк-лђр, яфраклар ярдђмендђ иќат ителгђн “Универсиаданы каршылап” џђм Р. З. Сђгъдиев исемендђге мђктђпнећ “Казанны нигезлђгђндђ” картиналары шулай ук призлы урыннар яуладылар. Ђлеге номинациядђ 1 џђм 5 номерлы мђктђплђр, медицина училищесы, район сђнгать мђктђбе, мђктђптђн тыш эшлђр њзђге, картлар џђм инвалидлар љчен интернат-йорт хезмђткђрлђренећ дђ актив катнашулары билгелђнеп њтелде. Њзђк мђйданда кул кљрђше, татарча кљрђш, аркан тарту, гер књтђрњ ярышлары њткђрелде.
Сабантуй ат чабышларсыз да њтмђде. Љлкђн яшьтђге юртаклар арасында “Вамин-Буа”дан Дилђ Галимќанова иярлђгђн Гротеск беренче, Илсур Галимќанов ќиккђн Пульман икенче, дђњлђт конюшнясыннан Анатолий Гаргин иярлђгђн Пафос љченче килделђр. Кече тљркемдђгелђрдђн беренче-икенче урыннарны “Тахаръял”дан Николай Макаровныћ Гвардиясе, “Вамин-Буа”дан Геннадий Кузьминныћ Милорды алды. Чабышкылар арасында финиш сызыгын беренче булып “Тахаръял”дан Владимир Яковлевныћ Мраморы узды. Икенче урында шул ук хуќалыктан Юрий Кудамасов утырган Гавальяр, љченчедђ – дђњлђт конюшнясыныћ Ринат Мифтахетдинов иярлђгђн Гердасы. Ђ дђњлђт конюшнясыныћ понилары балалар мђйданчыгында кечкенђ “пассажирларга” хезмђт књрсђтте.
Халык њзђк сђхнђ каршындагы урыннарны чит ил кунаклары катнашачак концерт башланганчы ук алып бетерде. Басып караучылар да хђйран књп иде – мондый тамашаны џђр-кемнећ књреп каласы килде. Биючелђр љметне тулысынча аклады. Тамашачы “Кристалл”ныћ дђртле татар, сыгылмалы гђњдђле џиндстанлы, салмак хђрђ-кђтле тљрек, алагаем кић књлмђк итђклђрен дђ биетњче колумбияле, аяклары хђрђкђтенђ књз иярмђњче хорватияле биючелђрнећ џђммђсен кљчле алкышларга књмде. Тљрек кызы ќырларын да бњлђк итте. Хорватиялелђр милли уен коралларыныћ тере тавышы астында биеделђр. Гореф-гадђтлђрен чагылдырган халык биюлђре аша тамашачы азга гына булса да шул иллђр мохитенђ “чумды”. Ђ Инна Минханова ќитђкчелегендђге “Гольфстрим” тљркеме биючелђренђ, болар чит ил яшьтђшлђреннђн бер дђ калышмый, дип сокланды. Кыскасы, бию бђйрђме искиткеч булды. Соћыннан район башкарма комитеты ќитђкчесе Сђлим Даутов џђр бию коллективына муниципаль район башлыгы исеменнђн Рђхмђт хатлары тапшырды. Аларныћ вђкиллђре ќавап сњзе белђн чыгып, буалыларга ихлас телђклђрен ќиткерделђр, Ирада Ђюпова џђр ике якка да истђ калырлык мизгеллђр љчен рђхмђт ђйтте. Аннан соћ кичке џавада тљрле тљслђр белђн бђйрђм салюты балкыды.