"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре, җитәкче Илнур Гыйбадуллин җитәкчелегендә," Чайка" лагерендә ял итүче балалар өчен Яңа Тинчәле авылына байбаклар колониясе территориясенә экскурсия оештырдылар.
Чара барышында балалар зур кызыксыну белән байбаклар артыннан күзәттеләр, аларның ояларын карадылар. Илнур Гыйбадуллин лекция укыды һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.