Быел Россиядә һәм Татарстанда умарта кортлары күпләп һәлак булу очраклары хакында яздылар. Безнең районда хәл ничек? Бу хакта сөйләшергә авыл хуҗалыгы белгечләре, умартачылар Килдураз авылына җыелды.
Киңәшмәдә катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов белдерүенчә, районда быел бал бирүче культуралар – 18 мең гектарга якын көнбагыш, рапс, карабодай һәм 10 мең гектар люцерна чәчелгән.
– Кырларны корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртер алдыннан агрофирма хуҗалары, фермерлар яисә аларның агрономнары бу хакта умартачыларга өч көн алдан хәбәр итәргә тиешләр. Кисәтү ясалганнан соң, бал кортларын куркынычсыз урынга, мәсәлән, урманга илтеп куюыгыз сорала, - диде ул.
Хәер, тәҗрибәле умартачылар кайчан күченергә кирәк икәнен болай да чамалыйлар. Мисал өчен Илдар Сафин юкә чәчәк ата башлауга умарта ояларын башка урынга илтеп куям, ди. Унбиш ел эчендә бал кортларының бер тапкыр да агуланганнары юк, әле дип тә өстәде.
Шулай итеп, әллә кисәтү системасы үз көчен югалтмаганмы, әллә Илдар кебек белдекле умартачылар күбрәкме, быел районда бал кортлары һәлак булу факты 3-4 процент кына тәшкил итә.
– Аларын да без кырга сиптерелгән пестицидлар аркасында үлгәннәр, дип әйтә алмыйбыз. Аны лаборатория тикшерүе нәтиҗәсе генә раслый ала. Моның өчен 400-500 данә һәлак булган корт тикшерелә. Бу процесс ветеринар табиб күзәтүе астында булырга тиеш, - диде Татарстанның аквакультура һәм умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов.
Шул ук вакытта бал кортларын кырга чыгармас өчен ояга ябып кую да дөрес түгел. Алар анда кызышып үләргә мөмкин. Быел Россиядә мондый хәлләр дә булган. Иң яхшысы, алдан әйтелгәнчә, аларны куркынычсыз урынга күчерү.
Кортларның бал җыярга чыгып киткәннән соң кире әйләнеп кайтмауларына башка сәбәп тә булырга мөмкин. Алар очканда көчле җилгә каршы тора алмыйча суга төшәргә мөмкиннәр.
–Шуңа күрә умартачыларга ояларны сулыкларга якын куймаска киңәш итәбез, - ди Әсрар абый.
Умартачылар кортларын югалткач, яңадан тулы оя җыюның нинди озак процесс икәнен үзләре дә яхшы беләләр. Бер йомыркадан корт чыкканчы 21 көн вакыт кирәк, әле бераз үсеп, чыныгасы да бар. Шулай җәй дә үтеп китә, балсыз да калырга мөмкин.
Быел болай да бал уңышы алдагы елларга караганда азрак булыр, дип фаразлыйлар умартачылар. Чөнки җәй башындагы салкыннар татлы продукция алу файдасына булмаган.
Нәгыйм Әюпов, Татарстанның аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры урынбасары:
– Быел Россиядә һәм Татарстанның Мамадыш, Арча, Зәй районнарында оя-оя бал кортлары үлү очраклары күзәтелде. Күпчелек очракта алар рапска сиптерелгән көчле пестицидлар аркасында һәлак булганнар. Бу аграрийлар белән умартачыларның үзара хәбәрләшеп тормавы аркасында килеп чыккан. Беренчеләренә, әлеге агрочаралар хакында кисәтү ясамаулары өчен административ җаваплылык та каралган.