Конкурста шәһәр, авыл балалар бакчалары һәм мәктәпләр катнаша ала.
Хәзер барлык ишегаллары чәчәкләргә күмелә, декоратив элементлар белән бизәлгән. Фотога төшерергә (1-5) һәм редакциянең bayrakbua@mail.ru электрон адресына "иң матур ишегалды" билгесе белән җибәрергә кирәк . Балалар бакчасы, мәктәп исемен, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк. Конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителә.
Иң матур ишегалдын Сайт укучылары билгеләячәк. Җиңүчеләрне Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрит улы һәм "Буа-информ " җитәкчесе Гакил Арәфетдин улы Камалетдинов котлаячак. Активлык күрсәтегез!