Кичә Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов озатуында 20 буалы хаҗга киттеләр. Аларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шулай ук туганнары һәм дуслары озатты. Агымдагы елда, һәр мөселман өчен изге Мәккә шәһәренә 30дан артык кеше китә, шул исәптән Президент программасы буенча Әхмәт электромеханика заводының механика цехы мастеры булып эшләүче Эргашев Исраил Исмәгыйль улы хаҗга бара.
Сәяхәт дәвамында Илмир хәзрәт аларга хаҗ кылырга ярдәм итәчәк һәм аларга кыйммәтле киңәшләр бирәчәк.⠀"Көндәлек тормышта, барлык уңайлыклар булганда, сабырлык күрсәтү күпкә җиңелрәк. Сезгә йокысыз калган вакытта, ашау-эчүдән калгач, бик эссе булганда, очраклы аякларыгызга ялгыш басып, аяк киемегезне ертканда, күпкә катлаулырак булачак. Менә шул чакта бик каты сабыр итегез. Үз җитәкчегезне бар нәрсәдә дә тыңлагыз, ялгыш адымнардан тыелыгыз, сакланыгыз. Бер-берегезгә ярдәм итешегез. Аллаһы Тәгалә хаҗыгызны кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итсен", - дип ассызыклады ул, юлга чыгар алдыннан.
Беренче хаҗ кылучыларны 23 августта кире кайтару планлаштырыла.
Билгеле булганча, Хаҗ-Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарга бару.Хаҗга бер генә тапкыр булса да һәр мөселман кешесе барырга тиеш. Республика хаҗиларының беренче төркемен Казаннан, Буа, Яшел Үзән районнарыннан килгән 49 булачак хаҗиларны ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин юлга озатты.⠀ Быел хаҗга "ТР Диния нәзарәте " рәсми хаҗ операторы-хаҗ программалары буенча 1800 хаҗ кылачак. Соңгы төркем Казаннан 4 августта очачак.
⠀