Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары һәм социаль педагогы тарафыннан милли демография проекты кысаларында балалар өчен «Алтын ачкыч» соматик шифаханәсендә «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага спорт – сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Белгечләр балаларга «Едкий дым» дип исемләнгән мультипликацион фильм күрсәттеләр, аннан соң балалар спорт уеннарында, эстафеталарда, ярышларда бик теләп катнаштылар, барысы 62 бала җәлеп ителде. Алар фикеренчә, мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен генә пропагандаламый, балалар коллективын да берләштерә, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра, вакытны вакытны да калдырмый.