Киң һәм киләчәккә фикер йөртергә өйрәнергә

2019 елның 27 июле, шимбә

"Киләчәкә һәм киң фикер йөртергә өйрәнергә", - дигән девиз астында Татарстан Республикасының "көнбатыш " зонасы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында түгәрәк өстәл узды.

Фикер алышуның төп темасы - Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен арттыру: проблемалар һәм аларны чишү юллары. Министрлык башлыгы үз чыгышында зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен кадрлар әзерләүнең актуаль системасын булдыру кирәклеген ассызыклады. "Киләчәк кадрлар потенциалына булган ихтыяҗны анализлап һәм планлаштырып кына мәдәният учреждениеләренең талантлы челтәрен булдырырга мөмкин", диде ул.

Чарада Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, ТР Мәдәният министрлыгы, өстәмә һөнәри белем бирү институты вәкилләре, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнары мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International