Буа районының "Заря" ширкәтендә арпа чабуга керештеләр

2019 елның 27 июле, шимбә

Чуаш Киштәге бүлекчәсендә 330 гектар мәйданда өч «МЕГА» комбайны теземнәргә салынган борчак суктыралар. Бүлекчә агрономы А.Бәхтинов сүзләренә караганда, уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә. Ашлыкны Әлши авылының ындыр табагына китерәләр.

Басуда прибор 15,7 процент дымлылык күрсәткән, ә ындыр табагында – 18. Әлши кырларында өч комбайн 567 гектарда игелүче арпа чабуга керештеләр. «Бүген 201 гектар басудан башладык, ул беренче чиратта язын чәчелгән. Яңгырлар булмады. Гектардан 25-30 центнер уңыш алырга өметләнәбез. Комбайннар бераз эшләгәннән соң контроль суктыру уздырачакбыз», - диде Әлши бүлекчәсе агрономы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International