Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Могҗизалар кыры" уенын оештырганнар.

2019 елның 27 июле, шимбә

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар " Могҗизалар кыры" дигән популяр һәм мавыктыргыч уен уздырганнар. Чараның төп максаты булып өлкәннәрнең иҗади потенциалын һәм фикерләвен формалаштыруда һәм үстерүдә торды.

Зур кызыксыну белән йортта яшәүчеләр уенга килделәр: һәркем җиңәргә һәм сүзне дөрес әйтергә тырышты. Уенда катнашучылар уңай эмоцияләр һәм көн буена яхшы кәеф алдылар.

"Эрудицияне, фикерләүне, игътибарны, хәтерне үстерү буенча дәресләр – өлкәннәр өчен иң файдалы шөгыльләрнең берсе, - ди психолог Светлана Айметова,- шул рәвешле, без аларның когнитив өлкәсен контрольдә тота алабыз, ә аны күзәтү аларның яшьтә бик мөһим».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International