2019 елның 31 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең видеоэлемтә режимында гражданнарны шәхси кабул итүе планлаштырыла. Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Skype программасы ярдәмендә гражданнарны видео аша кабул итүе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәме белән үткәрелә.
(843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) гражданнарны алдан язылу мәҗбүри.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Буа муниципаль районындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә җәмәгать ярдәмчесе-Гыймадиев Рамил Федор улы, кон.тел. - (84374) 3 10 33.