Буада чираттагы «эшлекле дүшәмбе» узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.
Эшлекле дүшәмбе бүләкләүдән башланды – район башлыгы Марат Җәббаров «Президент көндәлеге» конкурсында җиңүче Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 3 нче сыйныф укучысы Елизавета Батинага Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгенең киносеансына сертификат тапшырды.

"Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә карата хөрмәт формалаштыру" номинациясе лауреаты, "Закон территориясе" республика конкурсы дипломы белән Буа муниципаль районының "Форпост-Хокук тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге" МБУ директоры Мостафина Резидә Илгизәр кызы  бүләкләнде.

Россиянең әйләнә – тирә мохитен һәм урманнарын саклау эшенә зур өлеш кертүе һәм "Макулатураны бир - агачны коткар" акциясендә актив катнашканы өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы рәхмәтен районның Әлши һәм Боерган урта гомуми белем бирү мәктәпләренә, шәһәрнең "Батыр" балалар бакчасына, җирлекара үзәк китапханәгә тапшырдылар.

Мәдәни үсеш үзәге директоры Гайфуллин Мөдәрис Идрис улы Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмалары студентларының уку-тикшеренү эшләре республика конкурсын уздыруда булышлык һәм хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аннары Марат Азат улы яңа вазыйфага билгеләнүе турында игълан итте - Кыят авыл җирлеге башлыгы итеп Корунова Евгения Сергеевна билгеләнде.

Киңәшмә барышында район башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның районга планлаштырылган визиты турында сөйләде. Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев "Мобиль поликлиника" проектын гамәлгә ашыру, файдаланылмый торган бакчаларны әйләнешкә кертү һәм Буа энциклопедиясенең икенче басмасы буенча эш турында сөйләде.

Буа районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Илгиз Ханбиков катнашучылар алдында 2019 елда ГДИ һәм БДИ нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International