Татарстан КФҮ тәҗрибә уртаклашу буенча стажировкалар үткәрүдә катнаша

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан КФҮ ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе чакыруы буенча 22 июльдән 2 августка кадәр республика дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәте вәкилләре өчен стажировка уздыруда катнаша.

Чараның максаты-дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашырганда барлыкка килгән мәсьәләләрне карау, шулай ук уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. КФҮ вәкиле күпфункцияле үзәк эшчәнлегенең оештыру моментларын яктырта: максатлар, вәкаләтләр, стандартлар.

Стажировкалар үткәрүдә шулай ук салым хезмәте, Росреестр, Финанс министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре дә катнаша.

Татарстан Республикасында КФҮ вәкилләре июль башында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре өчен стажировкалар үткәрүдә дә катнаштылар. Җирле үзидарә органнары үткәрелгән чараның сыйфатын югары бәялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International