8 сентябрь – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә республика гражданнарына уңайлы участокларда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Күпфункцияле үзәкнең Буа филиалы бүлеге башлыгы Людмила Гонджуа сүзләренә караганда, агымдагы елның июнь аенда Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстанның күп функцияле үзәге арасында килешү имзаланган, ул татарстанлыларга иң уңайлы сайлау участогында фактта булу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен 4 сентябрьгә кадәр Татарстанның күпфункцияле үзәкләренең берсенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Үзең белән паспортың булырга тиеш. Үзәк белгечләре гариза бирүчегә тавыш бирү көнендә сайлаучының кайда булуына карап, уңайлы сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр. Аерым талон бирәчәкләр. Тавыш бирү көнендә РФ гражданинының яше 18 яшькә җитәргә, яшәү урыны буенча ТР территориясендә теркәлергә тиеш. Паспортта Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча теркәлү турындагы билге булмаганда, граждан Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 6 июненә кадәр һәм элегрәк булу урыны буенча теркәлергә тиеш. Гариза бер генә тапкыр кабул ителә. Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, хезмәткәрләр гариза кабул итүдән баш тартачаклар.