Район автоледилары үзләренең машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Узган шимбәдә ДОСААФ автомәктәбендә, Буа ветеринария техникумы автодромында хатын-кызларның автомобиль йөртү осталыкларын сынадылар. Быелгы “Автоледи” район конкурсында 6 буалы хатын-кыз катнашты.

Алдан алар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар. Биредә Фәния Сәлахиевага тиңнәр булмады. Ул 20 тест соравына бер минут эчендә хатасыз җавап бирде. Аннан хатын-кызларның әлеге белемнәрен ничек практикада куллануларын район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Эмиль Миңнебаев тикшерде. Биредә дә Фәния иң оста йөртүче булып танылды. Шулай итеп ул өченче ел рәттән әлеге конкурсның җиңүчесе дип аталды. Киләсе айда Фәния әлеге бәйгенең республика этабында Буа данын яклаячак.

Икенче урынны Гүзәлия Вилданова, өченчелекне Гөлнара Сабирҗанова алды. Җиңүчеләргә һәм конкурста катнашкан барлык автоледиларга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңнебаев һәм Казанның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлегенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева котладылар һәм Диплом, кубок, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International