29-31 июльдә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында " Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты уза. Чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 120дән артык кеше җыелган иде. Слетта буалылар да катнаша - А.К. Алексеева җитәкчелегендәге «Рунга» мәктәп урманчылыгы әгъзалары. Кичә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда» конференциясендә һәм «Урман эзтабарлары» экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында Комиссарова Ульяна фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте. «Урман эзтабарлары» экоквесты кысаларында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр үз берләшмәләре турында сөйләделәр, җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм берничә практик бирем үтәделәр.
.jpg)
.jpg)