Ә сез кулдагы акча белән түләүдән баш тартырга әзерме?

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Электрон акча акрынлап, әмма безнең тормышка ышанычлы керә. Кибетләрдә банк карталары яки интернет-акча янчыклары белән сатып алу мөмкинлеге беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Акча акрынлап «башка измерение»гә күчә. Акчасыз түләү гадәти эшкә әверелә.

Акчасыз түләү ысулы акча кулланмыйча, ягъни бер исәп-хисап счетыннан икенчесенә күчермичә генә исәп-хисап ясый. Исәп-хисапта арадашчылар-банклар. Мондый исәп-хисап төренең үз өстенлекләре бар. Карталар акчаны экономияләргә булышалар, алар белән гаилә бюджеты алып барырга уңайлы, алар ярдәмендә хәтта акча эшләргә дә була.

Аксасыз системасының өстенлекләре белән танышыйк:

- Үз акчаларыңны теләсә кайсы вакытта алу мөмкинлеге. Өйдән чыккач, кешеләр, гадәттә, үзләре белән барлык акчаларын да ала алмый. Ә пластик карта аша түләү көтелмәгән сатып алуларны берьюлы һәм проблемасыз түләргә мөмкинлек бирә.

- Акча калдыгына процентлар алу. Бары тик картада кайбер акча запасы булу мөхим, аның нигезендә сезгә ай саен банк тарафыннан күчерелә торган сумма исәпләнәчәк.

- Бонуслар туплау. Кайбер банклар, кибетләрдә бонуслар системасы аша исәп-хисап яясаганда, банк карталарын куллануны стимуллаштыра. Һәрбер яңа сатып алу өчен клиентның банк картасына бонуслар өстәлә, алар белән кайбер кибетләрдә, даруханәләрдә, рестораннарда һ. б. сатып алуларның бер өлешен түләргә мөмкин.

- Ташламалар һәм кэшбэклар. Клиентларның банк карталарын куллануы кибетләр өчен дә уңайлы. Сатучыларга сдача бирергә туры килми, кассирның исәп-хисапларында һәм намуссыз эшендә хата булу ихтималы да юкка чыга. Шул сәбәпле күп кенә кибетләр банк картасы белән түләгәндә ташламалар һәм кэшбэклар (берникадәр вакыттан соң түләү өлешен кире кайтару) биреп, акчасыз исәп-хисапны хуплыйлар.

- Урлаудан саклану. Банк картасы уңыйлык ккына түгел, ә куркынычсызлык та бирә. Банк картасын ышанычлы урында урлаудан саклау җиңелрәк, ә карта югалган очракта, аны шунда ук банкка мөрәҗәгать итеп, ябып куярга һәм шәхси счетта акчаларны урлаудан сакларга мөмкин. Әмма гади кагыйдәне үтәү мөһим. Парольне һәм картаны бер урында сакларга ярамый!

- Интернет-кибетләрдән сатып алу мөмкинлеге.

- Чыгымнарны исәпкә алу. Моны эшләү, тоелганга караганда, җиңелрәк, чөнки чеклар төргәгенә алмашка һәр банкның заманча һәм уңайлы кушымталары килә. Беренчедән, монда карта буенча барлык операцияләр дә күренә, икенчедән, ай нәтиҗәләре буенча үз чыгымнарың структурасын күрергә һәм, ниһаять, акчаларның кая китүен аңларга мөмкин.

- Артык түләүсез заим.  Күп кенә банклар клиентларга бер вакыт дәвамында процентларсыз заим акчаларын куллану мөмкинлеген бирә.

       Акчасыз исәп-хисапның тагын бер бәхәссез өстенлеге сәяхәтчеләр өчен бар, картада, теләсә кайсы күләмдә акча булырга мөмкин, шул ук вакытта, ччикләрдән чыкканда, сез аларны декларацияләмисез, ә кулдагы акча мәҗбүри рәвештә башкарыла. Монда хәтта әһәмияткә ия түгел, нинди валюта сезнең картада, доллар, евро, сумнар һ. б. карта белән теләсә кайсы  диярлек илдә түләргә була,  валюта конвертациясе шул ук вакытта автомат рәвештә булачак. Бүгенге көндә исәп-хисапларның мондый формасы бизнес алып бару өчен дә иң кулай.

Әлбәттә, медальнең кире ягы да бар:

- акча белән генә исәп-хисап ясау урыннары (базарлар, такси, авыл кибетләре)
-  кибермошенниклык ихтималы.

Шулай да акчасыз исәп-хисап ясау төре акчалата исәп-хисап алдыннан күзгә күренеп торган өстенлекләргә ия, ә җитешсезлекләрне, банкны сайлап алу мәсьәләсенә җентекләп якын килсәгез, бетерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International