1 августтан Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2018 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият взнослары кергән барлык иминият пенсияләренә дә кагылачак.
Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август исәпләве пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк. Исәпләүләр нәтиҗәсендә максималь артым 2019 ел бәясе буенча, ягъни 261,72 сум күләмендә исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 305 меңнән артык пенсионер иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Бу максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 млн. сум каралган.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, пенсионерларга 1 августтан пенсия тупланмалары: тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләү һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр дә арттырылачак. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре идарәче компанияләр тарафыннан) акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләре белән бәйле.
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 1453 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 785 вакытлы түләү алучы һәм 1250 тупланма пенсия алучы. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча төзәтү коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 4,9% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган вакытлы пенсия түләү өчен коэффициент 5,1% тәшкил итәчәк.