«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында күчемсез милек өлкәсендә законнардагы соңгы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада журналистлар өчен Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.
Ада Зәйдуллина сөйләвенчә, хәзерге вакытта Президент «РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законга кул куя. Аларга түбәндәге мөһим үзгәрешләр кертелә.
Беренчедән, бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларына хокукны кадастр исәбенә кую һәм теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе гамәлгә ашырыла. Мондый йортларга хокукларны рәсмиләштерү өчен күчемсез милек объектының техник планын гына тапшырырга кирәк, һәм ЕГРНда гариза бирүченең җир кишәрлегенә хокукы теркәлмәгән булса, әлеге җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларны гына тапшырырга кирәк. Шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Күрсәтелгән датага кадәр планлаштырыла торган төзелеш һәм реконструкция турында хәбәрнамә һәм төзелешне тәмамлау турында хәбәрнамә таләп ителми.
Икенчедән, торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән шәхси торак йортлар өчен документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе гамәлдә.
Шул ук вакытта Ада Зәйдуллина әлеге законның 2018 елның 4 августына кадәр торак йортны төзү һәм реконструкцияләүгә рөхсәтсез, Башкарма комитетка планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында хәбәрнамә җибәрү һәм шуның белән үзирекле төзелешләрне законлаштыру мөмкинлеген бирүенә игътибар итте. Моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләргә кирәк.
Моннан тыш, бакчачылык ширкәтләре һәм ОНТ әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү вакыты озайтыла. Законның элеккеге нормалары нигезендә, җир кишәрлеген бакчачылык ширкәтләре яки ОНТ әгъзалары бушлай милек итеп ала алалар. Хәзер бу срок 2022 елның 1 мартына кадәр озайтылды.
Шулай ук Ада Зәйдуллина Федерация Советы тарафыннан гражданнарның милек хокукларын яклауга юнәлдерелгән закон хупланды дип сөйләде. Әлеге закон нигезендә, электрон санлы имзалар ярдәмендә генә күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү мөмкинлеге билгеләнгән. Төзәтмәләр нигезендә, ЕГРНга физик затка милек хокукындагы күчемсез милек объектын читләштерү турындагы мәгълүматларны күчемсез милек объекты милекчесенең яки аның вәкиленең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган электрон формада гариза бирү юлы белән кертү бары тик бердәм дәүләт реестрына документларны тапшыру мөмкинлеге турындагы махсус тамга булганда гына гамәлгә ашырыла дип билгеләргә тәкъдим ителә. Бу билге күчемсез милек объекты хуҗасының (аның законлы вәкиленең) шәхси гаризасы яки почта аша гына бирелергә мөмкин.
Яңа кагыйдәләр күчемсез милек базарында электрон култамганың дөреслеген тикшереп тору мөмкинлеге азрак булган гражданнарга - профессиональ булмаган катнашучыларга карата гына; шулай ук электрон култамгадан законсыз файдалану, ягъни күчемсез милек объектыннан читләшү очраклары өчен дә каралган.